Бу хакта "Интерфакс"ка Көнбатыш Себер транспорт прокуратурасы матбугат хезмәткәре Оксана Горбунова сөйләгән. "Вертолетның мәтәлеп төшүе аркасында 9 пассажир һәм экипажның 3 әгъзасы һәлак булган", - дигән ул.
Вертолетның нефтьчеләрне нефть чыгару станциясенә алып баруы булган. Исегезгә төшерәбез, коткару хезмәтенә һәлакәт хакында исән калган пассажирлар хәбәр иткән иде. Бортта 26 кеше булган.
Нет комментариев