Хәбәрләр

Красноярск өлкәсендә Ми-8 вертолеты һәлакәткә юлыккан

Исән калган пассажирлар экипаж әгъзаларының үлеме турында хәбәр иткән. Беренчел мәгълүматлар буенча бортта 26 кеше булган. Ашыгыч ярдәм хезмәтенә һәлакәт хакында вертолетның пассажирлары хәбәр иткән. - Ми-8 вертолеты Красноярск өлкәсендә очыш ясаган. Пассажирлар сүзенә караганда, ниндидер сәбәпләр аркасында һәлакәткә очраган, хәзер яны белән җирдә ята, - дип хәбәр иткәннәр "Интерфакс"ка...

Исән калган пассажирлар экипаж әгъзаларының үлеме турында хәбәр иткән. Беренчел мәгълүматлар буенча бортта 26 кеше булган.
Ашыгыч ярдәм хезмәтенә һәлакәт хакында вертолетның пассажирлары хәбәр иткән.

- Ми-8 вертолеты Красноярск өлкәсендә очыш ясаган. Пассажирлар сүзенә караганда, ниндидер сәбәпләр аркасында һәлакәткә очраган, хәзер яны белән җирдә ята, - дип хәбәр иткәннәр "Интерфакс"ка ашыгыч хезмәт бүлегендәге үз чыганаклары. - Пассажирлар экипаж әгъзаларының үлеме турында җиткерә.

Эзләү-коткару эше бара.

чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51384-krasnoyarsk-%D3%A9lk%D3%99send%D3%99-mi-8-vertoletyi-%D2%BB%D3%99lak%D3%99tk%D3%99-yulyikkan.html


Нет комментариев