Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күппрофильле лицейның шахматчы егете Ирек Галиев булдыра!

Баулыда, Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, шахмат буенча "Кама аръягы. Гран-при" кубогының этап ярышлары үтте. Анда республикадан һәм күрше төбәкләрдән 111 яшь шахматчы катнашты. Кукмарадагы күппрофильле лицейның 4 В сыйныфы укучысы Ирек Галиев 9 мөмкинлектән 9 очко туплап, турнирның җиңүчесе булды. Саба районының Лесхоз бистәсендә Россиянең һәм Татарстанның атказанган урманчысы Нургали...

Баулыда, Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, шахмат буенча "Кама аръягы. Гран-при" кубогының этап ярышлары үтте. Анда республикадан һәм күрше төбәкләрдән 111 яшь шахматчы катнашты. Кукмарадагы күппрофильле лицейның 4 В сыйныфы укучысы Ирек Галиев 9 мөмкинлектән 9 очко туплап, турнирның җиңүчесе булды.

Саба районының Лесхоз бистәсендә Россиянең һәм Татарстанның атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә үткән ярышта да Ирек үзенең көндәшләренә җиңүгә өмет калдырмыйча беренчелекне алды.

Түбән Кама районының Кызыл Чишмә бистәсендә сугышчан интернационалист Олег Моисеев истәлегенә XXVII республика шәхси-команда турниры -"Кама аръягы. Гран-при" сериясенең икенче этабы үтте. Анда шулай ук республиканың төрле шәһәрләреннән 74 яшь шахматчы катнашты. 2004 елда туган шахматчылар төркемендә Ирек чемпион калды. Шулай итеп, ул "Кама аръягы гран-при" сериясенең ике тапкыр җиңүчесе булды.

фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxdmNQcUZiejNGMmYzSkhtcGxvTVJlZ0ZqUmxGVHFLUFN6Ykh6Z3RyeVh2ZjlEMmNNZWxBVHluNGkzazlHYjFQdWxoamYyRldlM1JwcFBLYWFSNkpFb0hnb0NNdnJkX0hNSEZKeFJVRGwxSmwzbWdxalhJLWJxTUtCWDVMMktaVXVhMHhmakdESUN4Yl9wVHBPN3RUZUdQMjRBNVU2QVNuNm50cFdIQURpSTEzUFN5TW1CWEdzZndHZExuUGpUekVFUQ&b64e=2&sign=2f7fe4f6ac9c28871989da307e76e80a&keyno=0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk