Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коточкыч җинаять кылынган

Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсенең Менделеевск районара тикшерү бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатылган. 56 яшьлек Геннадий Красноперов РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 нче бүлек "а" пунктына туры килгән җинаять (ике яки күбрәк кешене үтерү) кылуда шикләнелә. Коточкыч җинаять Әгерҗе районы Ташлы авылында кылынган. Тикшерү...

Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсенең Менделеевск районара тикшерү бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатылган. 56 яшьлек Геннадий Красноперов РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 нче бүлек "а" пунктына туры килгән җинаять (ике яки күбрәк кешене үтерү) кылуда шикләнелә.

Коточкыч җинаять Әгерҗе районы Ташлы авылында кылынган. Тикшерү фаразлары буенча, 28 декабрьдә көндез Красноперов таныш бер гаиләгә кунакка килә. Үзе белән "күчтәнәчкә" 3 литр спирт та ала. Бераз эчеп утырганнан соң хуҗалар кунакка эчемлекнең бетүен, аңа кайтырга кирәклеген хәбәр итә.

Красноперов өенә кайтып җиткәч, үзен алданган санап, әле 1 литр гына спирт эчелде, дип фикерләп, хуҗалардан үч алырга була. Пычак ала һәм кабат кунак булган йортка юнәлә. Ике арада килеп чыккан низаг вакытында Красноперов 46 яшьлек ир-ат белән 44 яшьлек хуҗабикәнең күкрәгенә пычак белән чәнчи. Йорт хуҗалары урында ук үлә.

Геннадий Красноперов гаебен таныган. Якын арада тикшерү органнары аны сак астына алуны сорап судка мөрәҗәгать итәчәк. Тикшерү эше дәвам итә.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52624-%D3%99ger%D2%97e-rayonyi-avyilyinda-kotochkyich-%D2%97inayat-kyilyingan.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk