Хәбәрләр

Коткаручылар танкта бикләнеп калган ике баланы иреккә чыгарган

Әлеге хәл кичә, 30 июльдә, Әлмәт районында булган. Әлмәт районы Ямаш авылында һәйкәл итеп куелган Т-44 танкына ике бала бикләнеп калган. "Ике бала - 2009 елгы кыз һәм 2004 елгы малай Т-44 танкына менә, танк төбендәге люкны ачып эчкә керә. Әмма кире чыкканда үз көчләре белән люкны ача алмыйлар", -...

Әлеге хәл кичә, 30 июльдә, Әлмәт районында булган.

Әлмәт районы Ямаш авылында һәйкәл итеп куелган Т-44 танкына ике бала бикләнеп калган. "Ике бала - 2009 елгы кыз һәм 2004 елгы малай Т-44 танкына менә, танк төбендәге люкны ачып эчкә керә. Әмма кире чыкканда үз көчләре белән люкны ача алмыйлар", - дип җиткерелә Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрендә.


Коткаручылар балаларны иреккә чыгара. Алар белән барысы да тәртиптә.

чыганак: http://intertat.ru

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев