Хәбәрләр

"Корстон-Казан" сәүдә-күңел ачу үзәгендә үткән бәйрәмдә райондашыбыз да бүләкләнде

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнагате хезмәткәрләре көне уңаеннан башкалабызның "Корстон-Казан" сәүдә-күңел ачу үзәгендә бәйрәм чарасы үткәрелде. Тантанада районыбызның бер төркем җитәкчеләре һәм хезмәт алдынгылары да катнашты. "Басу-кырлардан 3,5 миллион тонна ашлык җыеп алынды. Бу -авыл җирендә яшәүче һәркемнең авыр, катлаулы хезмәт җимеше",-дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бәйрәмдә иң яхшы...

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнагате хезмәткәрләре көне уңаеннан башкалабызның "Корстон-Казан" сәүдә-күңел ачу үзәгендә бәйрәм чарасы үткәрелде. Тантанада районыбызның бер төркем җитәкчеләре һәм хезмәт алдынгылары да катнашты. "Басу-кырлардан 3,5 миллион тонна ашлык җыеп алынды. Бу -авыл җирендә яшәүче һәркемнең авыр, катлаулы хезмәт җимеше",-дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Бәйрәмдә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән хезмәт алдынгылары бүләкләнде. Райондашыбыз - "Урал" хуҗалыгы рәисе Газинур Хәбибрахманов "Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен" ордены белән бүләкләнде.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев