Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күк фонарьлары – матур, әмма куркыныч!

Хәзер бәйрәмнәр, туйлар вакытында, караңгы төшкәч, күккә утлы кытай фонарьлары очырту гадәткә кереп бара. Күпмедер араны очып үткәннән соң, алар кая гына төшмәс: бу шәхси йорт, тиз янып китүчән материаллардан эшләнгән түбә, печән яки салам кибәне, ашлык басуы, башка авыл хуҗалыгы объекты булырга мөмкин. Күпкатлы йортларның ачык тәрәзәсе яки балконы...

Хәзер бәйрәмнәр, туйлар вакытында, караңгы төшкәч, күккә утлы кытай фонарьлары очырту гадәткә кереп бара. Күпмедер араны очып үткәннән соң, алар кая гына төшмәс: бу шәхси йорт, тиз янып китүчән материаллардан эшләнгән түбә, печән яки салам кибәне, ашлык басуы, башка авыл хуҗалыгы объекты булырга мөмкин. Күпкатлы йортларның ачык тәрәзәсе яки балконы аша фатир эченә очып керүе бар. Шулай итеп, бер йөз сум тирәсе торган күңел ачу чарасы, янгын чыгарып, берничә йөз мең сумлык зыян китерергә сәләтле.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча утлы фонарьларны авыл һәм шәһәр эчендә, урманнарга бер йөз метрдан да якынрак урыннарда очырту тыела. Бу кагыйдәне бозган өчен гражданнарга - 2 мең сум , күңел ачу чаралары үткәрү объектларына ия вазыйфаи затларга һәм эшмәкәрләргә 6 меңнән 15 мең сумга кадәр штрафлар каралган.

Янгын күзәтчелеге бүлеге дознавателе Эльбрус ӘХМӘТҖАНОВ

фото: http://visitchina.ru/interesting/kultura_kitayskikh_fonarey/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk