21 июль 2014 яңалыклары
-
Кукмаралылар Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов белән хушлашты (+фото)
Фашист илбасарларына каршы аяусыз көрәштә батырлык күрсәтеп, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган якташыбыз, татар халкының данлы улы Сабир ага Әхтәмов вафат булды. Бу зур югалту уңаеннан тирән кайгы кичерәбез. Сабир ага районыбызның горурлыгы иде, аның сугышчан һәм тыныч тормыш юлы яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә яхшы үрнәк булды. Сабир...
-
Почтада “Почта аша котлау” дигән яңа төр хезмәт күрсәтелә
Булачак "Белем көне", "Укытучылар көне" бәйрәмнәре уңаеннан почта да "Почта аша котлау" дигән яңа төр хезмәт күрсәтү кертелә. Бүләк белән бергә яки бүләксезкотлау открыткасы (бәясе 150 сумнан 1500 сумга кадәр) 15 июльдән барлык почта бүлекләрендә кабул ителә. Почтада шулай ук "Син үзең генә түгел" дигән социаль хәйрия проекты буенча эш...
-
Якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов вафат
Кичә, 20 июльдә, Казан шәһәрендә яшәгән, тумышы белән районыбызның Югары Өскебаш авылыннан булган якташыбыз Сабир Әхтәмов вафат булды. Сабир Әхтәм улы Әхтәмов 1926 елның 15 июнендә күп балалы гаиләдә дөньяга килә, балалар арасында иң өлкәне була. Сабир Әхтәмов 17 яшеннән фронт тормышының бар авырлыкларын үз җилкәсендә татый. 1944 елның маеннан...
-
Дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы һәр тармакка бурычлар билгеләде
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә сүз районда тотрыклылык булдыру, халыкның иминлеген тәэмин итү, бәла-казаларга юл куймау өчен таләпләрнең үтәлешенә контрольне көчәйтү турында барды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында үткән киңәшмәдә исә урып-җыюга хәзерлек чаралары күрү, терлек азыгы хәзерләү темпын арттыру, фермаларны кышка әзерләү, көзге чәчүдә катнашачак...
-
Туембаш авылында көн саен ифтар мәҗлесе үткәрелә
Рамазан аенда Туембаш авылында инде икенче елын көн саен авыл халкы өчен ифтар ашы уздыралар икән, дигән хәбәрне ишеткәч, кызыксынып, авыл җирлеге белән элемтәгә чыктым. Телефонны алган башкарма комитет сәркатибе Рузилә Хәләвиева хәбәрнең чынлыгын раслап: "Сез шушы эшләрнең башында торган Сәетовларга шалтыратыгыз әле, алар тулырак мәгълүмат бирерләр",- дип җавап бирде....
-
Күк фонарьлары – матур, әмма куркыныч!
Хәзер бәйрәмнәр, туйлар вакытында, караңгы төшкәч, күккә утлы кытай фонарьлары очырту гадәткә кереп бара. Күпмедер араны очып үткәннән соң, алар кая гына төшмәс: бу шәхси йорт, тиз янып китүчән материаллардан эшләнгән түбә, печән яки салам кибәне, ашлык басуы, башка авыл хуҗалыгы объекты булырга мөмкин. Күпкатлы йортларның ачык тәрәзәсе яки балконы...