Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмаралылар Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов белән хушлашты (+фото)

Фашист илбасарларына каршы аяусыз көрәштә батырлык күрсәтеп, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган якташыбыз, татар халкының данлы улы Сабир ага Әхтәмов вафат булды. Бу зур югалту уңаеннан тирән кайгы кичерәбез. Сабир ага районыбызның горурлыгы иде, аның сугышчан һәм тыныч тормыш юлы яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә яхшы үрнәк булды. Сабир...

Фашист илбасарларына каршы аяусыз көрәштә батырлык күрсәтеп, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган якташыбыз, татар халкының данлы улы Сабир ага Әхтәмов вафат булды. Бу зур югалту уңаеннан тирән кайгы кичерәбез. Сабир ага районыбызның горурлыгы иде, аның сугышчан һәм тыныч тормыш юлы яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә яхшы үрнәк булды.

Сабир Әхтәмов 1926 елда Югары Өскебаш авылында дөньяга килгән. Сигез балалы гаиләдә иң өлкәне булган ул. 1943 елда сугышка киткән. Яу кырында һәлак булган әтисе өчен дошманнан үч алырга теләгән ул. Гвардияче мотоукчылар бригадасы составында Белоруссияне һәм Литваны азат итүдә катнашкан, үзен танкларга каршы корал белән бик оста атучы итеп күрсәткән. 1944 елның көзендә Сабир ага хезмәт иткән бригада Көнчыгыш Пруссия территориясенә аяк баса. Гвардиячеләргә немец оборонасының ныгытылган әһәмиятле пункты Немерсдорфны алу өчен зур көч куярга туры килә. Ике көн буе барган бу көрәштә 18 яшьлек райондашыбыз немецларның 3 танкын, 3 үзйөрешле артиллерия установкасын яндыра, 2 бронетранспортерын, снарядлар төялгән ике автомашинасын сафтан чыгара. Шушы батырлыгы өчен ул илнең иң югары бүләгенә - Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Кыю сугышчы 1945 һәм 1995 елларда Мәскәүдә Җиңү парадларында катнаша. Сугыштан соң лейтенант-политхезмәткәрләр курсларын, аннары Эчке эшләр министрлыгының Югары хәрби институтын тәмамлап, илнең кораллы көчләрендә җитәкче вазыйфаларны башкара. Ленин, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән.

Лаеклы ялга киткәч тә, тынгысыз йөрәкле ветеран җәмәгать эшләрендә актив катнашып килде. Казанда яшәсә дә, туган ягы Кукмарага еш кайтып йөрде, мәктәп укучылары белән очрашып, сугыш хатирәләре белән уртаклашты. Районыбызның уңышларына, халыкның нык тормышта яшәвенә, ил-көннең тыныч булуына сөенде.

Якташыбыз белән хушлашу аның исемен йөртүче Манзарас урта мәктәбендә оештырылды. Анда Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасының вице-премьеры Алексей Песошин, Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин, Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин һәм башка мәртәбәле затлар кайткан иде.

-Сабир аганың үлеме безнең өчен зур югалту булды, - диде район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин. - Аның белән һәрдаим тыгыз элемтәдә тордык, үзе дә бик еш кайта иде. Сабир Әхтәмовның исемен мәңгеләштерү йөзеннән районыбызның Манзарас мәктәбенә аның исеме бирелде, әлеге белем йортында музей булдырылды, Геройның туган авылы Югары Өскебашта һәйкәл куелды. Ул безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин, ветераннарның региональ иҗтимагый оешмасының республика Советы рәисе Хәбир Иштирәковларның хушлашу сүзеннән соң, Сабир Әхтәмов Манзарас авылы зиратында җирләнде.

Батырлар үлми, аларның даны мәңгелек. Сабир Әхтәмовның да якты истәлеге, туар буыннарга күчеп, гасырлар буе яшәр. Аның исеме белән аталган Манзарас мәктәбе, Кукмараның бер урамы да каһарман райондашыбызны, аның ил азатлыгы өчен кылган батырлыгын һәрчак искә төшереп торачак. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk