Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов вафат

Кичә, 20 июльдә, Казан шәһәрендә яшәгән, тумышы белән районыбызның Югары Өскебаш авылыннан булган якташыбыз Сабир Әхтәмов вафат булды. Сабир Әхтәм улы Әхтәмов 1926 елның 15 июнендә күп балалы гаиләдә дөньяга килә, балалар арасында иң өлкәне була. Сабир Әхтәмов 17 яшеннән фронт тормышының бар авырлыкларын үз җилкәсендә татый. 1944 елның маеннан...

Кичә, 20 июльдә, Казан шәһәрендә яшәгән, тумышы белән районыбызның Югары Өскебаш авылыннан булган якташыбыз Сабир Әхтәмов вафат булды. Сабир Әхтәм улы Әхтәмов 1926 елның 15 июнендә күп балалы гаиләдә дөньяга килә, балалар арасында иң өлкәне була.

Сабир Әхтәмов 17 яшеннән фронт тормышының бар авырлыкларын үз җилкәсендә татый. 1944 елның маеннан якташыбыз Бөек Ватан сугышы фронтларында 4нче гвардияче мотоукчылар бригадасының танкка каршы ата торган мылтык төзәүчесе булып хезмәт итә. Шулай ук Сабир Әхтәм улы өченче Белоруссия гаскәрләре составында Белоруссия, Литваны азат итүдә катнашып, Көнчыгыш Пруссиягә кадәр барып җитә. Немерсдорфны азат иткәндә аеруча зур батырлык күрсәтә ул - өч танк, өч үзйөрешле артиллерия җайланмасы, ике бронетранспортер һәм снарядлар төялгән ике йөк машинасын сафтан чыгара. Әлеге батырлыклары өчен якташыбыз Советлар Союзы Герое алтын йолдызы белән бүләкләнүгә тәкъдим ителә. Сабир Әхтәмов 1945, 1995 елларда Мәскәүдә узган Җиңү парадларында катнаша.

Сабир Әхтәм улы - Ленин, Бөек Ватан сугышының беренче дәрәҗә Кызыл Байрак һәм Кызыл Йолдыз орденнары иясе иде.

Сугыштан соң Сабир ага СССР кораллы көчләр сафларында хезмәт итә, 1950 елда лейтенантлар курсын тәмамлап, Эчке эшләр министрлыгында эшли.

Кукмарада бер урам һәм районыбызның Манзарас урта мәктәбе Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов исемен йөртә.

Якташыбыз бүген Манзарас авылы зиратында җирләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk