Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туембаш авылында көн саен ифтар мәҗлесе үткәрелә

Рамазан аенда Туембаш авылында инде икенче елын көн саен авыл халкы өчен ифтар ашы уздыралар икән, дигән хәбәрне ишеткәч, кызыксынып, авыл җирлеге белән элемтәгә чыктым. Телефонны алган башкарма комитет сәркатибе Рузилә Хәләвиева хәбәрнең чынлыгын раслап: "Сез шушы эшләрнең башында торган Сәетовларга шалтыратыгыз әле, алар тулырак мәгълүмат бирерләр",- дип җавап бирде....

Рамазан аенда Туембаш авылында инде икенче елын көн саен авыл халкы өчен ифтар ашы уздыралар икән, дигән хәбәрне ишеткәч, кызыксынып, авыл җирлеге белән элемтәгә чыктым. Телефонны алган башкарма комитет сәркатибе Рузилә Хәләвиева хәбәрнең чынлыгын раслап: "Сез шушы эшләрнең башында торган Сәетовларга шалтыратыгыз әле, алар тулырак мәгълүмат бирерләр",- дип җавап бирде.

Әлеге гаиләнең хуҗабикәсе Миләүшә Сәетова белән телефон аша күптәнге танышлар кебек сөйләштек. Ачык күңелле, аралашучан ханым икән ул.

-Әйе, инде икенче ел, бер көн дә калмыйча, Туембаш авылы мәчетендә ифтар ашы уздырабыз, -дип сүзен башлады ул. - Әлбәттә, бу эшне без авыл халкы ярдәме белән башкарабыз. Мәчеткә җыелган сәдака акчаларына кибеттән азык-төлек алып кайтабыз. Авыл халкы үзе дә көн саен итен, бәрәңгесен, чәй янына пешкән әйберсен китереп тора. Өстәлебезгә күп төрле җиләк-җимеш куела, көн саен кәбестә салаты ясыйбыз, бик яраталар аны. Улым Илмир мәчет ишегалдындагы зур казанда көн дә ризыкны төрләндереп пешерә. "Авыз ачканда" пылаудан, бәрәңге шулпасыннан, лагманнан, яшелчәле "рагу"дан авыз итә авыл халкы. Әле менә кичә борайдан пылау пешергән иде. (Илмирдан әлеге пылау пешерү рецептын язып алып, киләсе "Киңәш базары" сәхифәсендә бирербез. авт). Табын әзерләргә авылдаш алты хатын-кыз булыша. Ифтарга 10-12 яшьтән башлап, 85 яшькә кадәрге утызлап ир-ат җыела. Кызганыч, өлкән яшьтәге бабайларның саны авылыбызда инде елдан-ел кими бара. Ифтар вакытында икенде белән ахшам арасында Коръән хатем кылына. Аны улым Илмир кыла. 85 яшьлек авылыбыз имамы Габделхәй хәзрәт, бер көн калмыйча, тәравих намазын алып бара, анда 50дән артык авылдашыбыз катнаша.

Көн саен мәҗлес ясап, өстәл хәзерләү җиңел эш түгел, билгеле. Әле бит уразалы булган килеш көн дәвамында аяк өсте йөрергә дә кирәк.

-Бернинди мәшәкате юк аның. Рамазан аенда бер саваплы гамәл кылу 700 савапка тора, диелгән бит, -дип сүзен дәвам итте Миләүшә. - Авылыбызда күпләр, аеруча яшьләр иманга кайта башлады. Без аңа бик сөенәбез. Бу бит Аллаһының рәхмәте, ә без - сәбәпчесе генә. Көн дәвамында әле итек "тәгәрәтергә" дә, җиләккә йөрергә дә өлгерәбез. Аллага шөкер, Рамазан аенда Ходай бәрәкәтен бирә.

Туембаш авылында авыл халкы, читтә яшәүче авылдашлар көче белән яңа мәчет төзү эше дәвам итә. Яз башында беренче нигез ташы салынган бинаның подвалы һәм беренче каты төзелеп беткән инде. Биредә мәдрәсә, ифтар ашлары, никах мәҗлесе уздыру өчен махсус зал да булачак.

фото: http://www.ifood.tv/network/rice_porridge/blogs

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk