Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кичә юл фаҗигасендә 24 яшьлек Кукмара егете зыян күргән

28 октябрьдә, кичке сәгать җиденче яртылар тирәсендә Кукмара-Лесхоз юлының Иске Юмья авылы тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булды. "Лада-приора" автомобилендә хәрәкәт иткән 24 яшьлек Кукмара егете юл читенә төшеп каплана. Ул төрле тән җәрәхәтләре белән район үзәк дәваханәсенә җибәрелде, дип хәбәр итте ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Ранил Гыйниятуллин. Көзге көнгә бер ышаныч...

28 октябрьдә, кичке сәгать җиденче яртылар тирәсендә Кукмара-Лесхоз юлының Иске Юмья авылы тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булды. "Лада-приора" автомобилендә хәрәкәт иткән 24 яшьлек Кукмара егете юл читенә төшеп каплана. Ул төрле тән җәрәхәтләре белән район үзәк дәваханәсенә җибәрелде, дип хәбәр итте ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Ранил Гыйниятуллин.

Көзге көнгә бер ышаныч юк - әле яңгыр ява, әле кар дигәндәй... Һава торышының үзгәреп торуы юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен аеруча кыенлыклар тудыра. Бәхетсезлек очракларына юлыкмас өчен юлларда һәркем игътибарлы һәм сак булсын, тиешле тизлекне сакласын, юл йөрү кагыйдәләрен бозмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk