Кичә 36 яшьлек ир-атны яшен сугып үтергән
Кичә Татарстанның кайбер районнарында гарасат, яшен һәм көчле яңгырлар булды. Кызганычка каршы, табигатьнең шул рәвешле шаяруы кайбер гаиләләрне кайгыга салды. Саба районы Татар Икшермәсе авылында яшен сугып бер ир-атның үлеме турында Intertat.ru хәбәрчесенә шул төбәкләрнең берсендә яшәүчеләр хәбәр итте. Ә ул арада социаль челтәрләрдә дә бу хакта мәгълүмат пәйда булды....
Кичә Татарстанның кайбер районнарында гарасат, яшен һәм көчле яңгырлар булды. Кызганычка каршы, табигатьнең шул рәвешле шаяруы кайбер гаиләләрне кайгыга салды.
Саба районы Татар Икшермәсе авылында яшен сугып бер ир-атның үлеме турында Intertat.ru хәбәрчесенә шул төбәкләрнең берсендә яшәүчеләр хәбәр итте. Ә ул арада социаль челтәрләрдә дә бу хакта мәгълүмат пәйда булды.
- Татар Икшермәсе авылында зур фаҗига. Аяз көндә яшен яшьнәп, авылыбызның 36 яшьлек ир-егетен утлы яшен суга! Алган жәрәхәтләрдән ул фажига урынында ук вафат була. Якыннарына, туганнарына, тормыш иптәшенә, ятим калган 3 нарасыена Аллаһыбыз сабырлыклар бирсен иде! Авыр туфракларын жинел, яткан гүрең якты, урынын ожмахта булсын, ИлҺам! - дип язганнар социаль челтәрләрдә.
чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/45597-saba-rayonyinda-36-yashlek-ir-atnyi-yashen-sugyip-%D2%AFterg%D3%99n.html
Фото: vk.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев