Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кемнең кулы “кычыта”? (+фото)

    Төнге караңгылык иңгәч, Кукмара яшьләренең урамнарда ниләр майтарып йөрүләрен әти-әниләре күзаллыйлармы икән? Юктыр, мөгаен. Һәркемнең үз баласын балдан татлы, яхшыдан-яхшы итеп кенә күрәсе килә бит. Ә менә Степан Разин, Чернышевский, Чехов, Эшчеләр тыкрыгы урамнарында, тимер юл вокзалы тирәсендәге тугыз данә юл билгесен кем шушындый дәрәҗәгә китерде икән?! Бу эшләрне күрше...

    Төнге караңгылык иңгәч, Кукмара яшьләренең урамнарда ниләр майтарып йөрүләрен әти-әниләре күзаллыйлармы икән? Юктыр, мөгаен. Һәркемнең үз баласын балдан татлы, яхшыдан-яхшы итеп кенә күрәсе килә бит.
    Ә менә Степан Разин, Чернышевский, Чехов, Эшчеләр тыкрыгы урамнарында, тимер юл вокзалы тирәсендәге тугыз данә юл билгесен кем шушындый дәрәҗәгә китерде икән?! Бу эшләрне күрше район яшьләре килеп эшләми, ләбаса.
    -Юл һәлакәтләре килеп чыкмасын өчен бу билгеләрне хәзер үк рәтләп куярга кирәк. Бер билгене кую, урнаштыру 1700 сумга төшә. Поселок бюджетындагы әлеге акчаларны башка максатлар өчен файдаланган булыр идек, - ди поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизов.
    Уйланырга җирлек бар.

    Реклама

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: