Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Көчле җил районыбыздагы кайбер хуҗалыкларга зур зыян китергән

3 октябрьдә булган көчле җил районыбыздагы кайбер хуҗалыкларга зыян китерде, электр энергиясе өзелеп торды. Безгә килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, җил бу көнне Кукмараның Ибраһим Гази урамындагы бер йортның түбә кыегындагы сайдингларны кубарып алса, Зур Кукмараның Заречье урамындагы бер хуҗалык күбрәк зыян күрә. Көчле җил 60 квадрат метр мәйдандагы түбәне калае...

3 октябрьдә булган көчле җил районыбыздагы кайбер хуҗалыкларга зыян китерде, электр энергиясе өзелеп торды. Безгә килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, җил бу көнне Кукмараның Ибраһим Гази урамындагы бер йортның түбә кыегындагы сайдингларны кубарып алса, Зур Кукмараның Заречье урамындагы бер хуҗалык күбрәк зыян күрә. Көчле җил 60 квадрат метр мәйдандагы түбәне калае белән бергә "төреп" алып, аны каралты-кура янәшәсенә китереп куя. Шулай ук Рудник, Купка, Дусай авылларында да давыл нәтиҗәсендә түбәләрдән 2-3 шифер алынган.

фото http://4.bp.blogspot.com/_EDbpqGHeleg/R5Js5ViyCwI/AAAAAAAAAC0/t2luxzZQkss/s320/ilm.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk