Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кәчимирдә яшәүче Салих абый Шәрипов менә дигән итеп балалар мәйданчыгы ясап куйган

Кәчимир авылында яшәүче Салих абый Шәрипов туган авылы өчен янып-көеп яшәүчеләрнең берсе. Чишмәләрне төзекләндерү, агачлар утырту, музейга экспонатлар туплау дисеңме - бөтенесе аның башлангычы белән башкарылган эшләр. Кәчимир авылының патриоты узган ел авыл уртасында авылдашларының ярдәме белән әлеге балалар мәйданчыгын да ясап куйды. Берничә төрле атынгыч, карусель, самавыр да Салих...

Кәчимир авылында яшәүче Салих абый Шәрипов туган авылы өчен янып-көеп яшәүчеләрнең берсе. Чишмәләрне төзекләндерү, агачлар утырту, музейга экспонатлар туплау дисеңме - бөтенесе аның башлангычы белән башкарылган эшләр. Кәчимир авылының патриоты узган ел авыл уртасында авылдашларының ярдәме белән әлеге балалар мәйданчыгын да ясап куйды. Берничә төрле атынгыч, карусель, самавыр да Салих абыйның үз куллары белән тудырылган. Кыйммәтле конструкторлар да, затлы агачлар да кирәкми, ләбаса. Барысы да кул астындагы материаллардан эшләнелгән. Җәй көне генә түгел, кышларын да бу мәйданчыкта авыл балалары саф һавада рәхәтләнеп, караңгы төшкәнчегә кадәр уйныйлар.

"Алма пеш, авызыма төш", дип башкалар әзерләп биргәнне көтеп ятучылар, балалырыбызга уйнар урын юк, дип әзарланырга яратучы әти-әниләр өчен менә дигән үрнәк бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk