Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанның суд приставлары махсус аппаратура ярдәмендә юлга чыгып Кукмарадагы әҗәтлеләрне аулады

Суд приставларының район бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәрендәге Яңа Савин районындагы коллегалары белән берлектә пенсия фондына, салым органына, ЮХИДИгә булган төрле түләүләрне, салым һәм штрафларны вакытында түләмәүчеләр өчен "ау" оештырдылар. "Юл приставы" дигән махсус программа куелган аппаратура нигезендә машина руле артына утырган әҗәтлеләр барланып, Кукмараның ЮХИДИ хезмәткәре, өлкән лейтенант Руслан Самиков...

Суд приставларының район бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәрендәге Яңа Савин районындагы коллегалары белән берлектә пенсия фондына, салым органына, ЮХИДИгә булган төрле түләүләрне, салым һәм штрафларны вакытында түләмәүчеләр өчен "ау" оештырдылар. "Юл приставы" дигән махсус программа куелган аппаратура нигезендә машина руле артына утырган әҗәтлеләр барланып, Кукмараның ЮХИДИ хезмәткәре, өлкән лейтенант Руслан Самиков тарафыннан туктатылды һәм алар суд приставлары хезмәткәрләре кулына "тапшырылды".

Вакытында түләнелмәгән салымнар, штрафлар һәм бурычларның көннәрдән-беркөнне суд приставларына барып җиткәнен һәркем белсә дә, күпләр түләнелер әле, дигән сылтау белән йөреп тиешле срокларның узып киткәнен сизми дә калалар. Ә инде суд приставлары кулына төшкән "әҗәт"ләреңә өстәп 500 сум күләмендә җыелма (сбор) һәм банк комиссиясен дә түләргә кирәклеген уйласаң, вакытында бу мәсьәләрне хәл итүең хәерлерәк.

Юлда туктатылган шоферларның күбесе тарафыннан әйтелгән: "Бүген нәкъ менә сезгә барырга чыккан идем", дигән сүзләр елмаерга мәҗбүр итсә дә, суд приставлары аларның берсен дә "җәзасыз калдырмады". Кемгәдеркүп әҗәтләре өчен машинасына арест салынса, икенчеләре урында ук түләп, бурычларыннан котылды. Кайберәүләрнең запас машина тәгәрмәче, кесә телефоны алынды. Туктатылучылар арасында транспорт салымнары түләнеп тә, ниндидер сәбәпләр аркасында суд приставлары базасының бурычлылар исемлегенә кертелүчеләр бар иде.

Кичә Зур Кукмара авылы янындагы траада һәм район үзәгендә барлыгы 36 машина иясе уктатылды. 20 кеше урында ук барлыгы 58 мең 573 сум бурыч түләде. 446мең 600 сумлык 8 арест салынды.

Шулай була бит ул, каядыр бик нык ашыкканда гел каршылыкка очрыйсың. Бу юлы әҗәтлеләр каршысына суд приставлары хезмәткәрләре киртә булды. Тыныч күңел белән юлда йөрим әле, дигән кешегә, иң яхшысы булган түләүләрне вакытында түләп, бурычларны кайтарып, эшне төгәлләп кую.

Бу юлы район Пенсия фонды җитәкчелеге инициативасы белән Казаннан чакырылган "Юл приставы", якын көннәрдә безнең районга тагын киләчәк әле. Шуңа күрә юлда йөргәндә сезне туктатып, кәефегезне төшермәсеннәр өчен әҗәтләрегезне барлап, түләсен-түләп куегыз.

Лилия НУРГАЛИЕВА. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk