Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Казандагы подъездда" адашкан баланың әти-әнисе Новосибирскида табылган

Кичә, 19 гыйнварда, Казанда яшәүчеләрне бала табылу турындагы хәбәр белән "һөҗүм"гә тоттылар. Бу хактагы хәбәр "ВКонтакте" социаль челтәре, шулай ук WhatsApp аша таратылды. Анда Глеб исемле 4 яшьлек малайның югалуы, кайда яшәвен белмәве турында әйтелде. Таратылган хәбәр тулысынча менә болайрак иде: - МАКСИМАЛЬНЫЙ РЕПОСТ!!!!!!!!!!!!!! Сегодня ночью по ул. Заречная 4...

Кичә, 19 гыйнварда, Казанда яшәүчеләрне бала табылу турындагы хәбәр белән "һөҗүм"гә тоттылар.

Бу хактагы хәбәр "ВКонтакте" социаль челтәре, шулай ук WhatsApp аша таратылды. Анда Глеб исемле 4 яшьлек малайның югалуы, кайда яшәвен белмәве турында әйтелде.

Таратылган хәбәр тулысынча менә болайрак иде:

- МАКСИМАЛЬНЫЙ РЕПОСТ!!!!!!!!!!!!!!
Сегодня ночью по ул. Заречная 4 подъезд 5 был найден ребёнок!
Зовут Глеб, 4 года!
Где мама не знает, и где живет - тоже!
Сейчас находится в отделении полиции!!!
РЕБЯТА, СДЕЛАЙТЕ МАКСИМАЛЬНЫЙ РЕПОСТ - МОЖЕТ, КТО УЗНАЕТ МАЛЫША!!!!
У ВАС ЗАЙМЕТ ЭТО МИНУТУ, А МАЛЫШУ ЭТО БУДЕТ ОГРОМНОЙ ПОМОЩЬЮ!!!!!!!!!!!!!!

Әмма бу хәбәрнең Казанга кагылышы юк икәнлеге ачыкланды. Казанда бернинди дә бала табылмаган. Моннан тыш, әлеге адрес буенча Казанда шәхси йорт урнашкан һәм аның подъездлары булырга да мөмкин түгел, ди.

Шулай да, хәбәрдә берникадәр дөреслек бар. Бала табылган. Әмма Казанда түгел, ә 2,5 мең чакрым ераклыкта - Новосибирскида. Аны әнисе килеп алган инде.

Сүз уңаеннан, мондый хәбәр Төмән, Пермь һәм башка шәһәрләрдә дә таратылган. Бездәге кебек "кармакка эләгүчеләр" дә булган.

чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/53240-kazandagyi-podezdda-adashkan-balanyi%D2%A3-%D3%99ti-%D3%99nise-novosibirskida-tabyilgan.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X