Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда якташыбыз, композитор Фасил Әхмәтовны искә алу кичәсе үтте

Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 58нче мәктәптә якташыбыз, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Михаил Глинка, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре иясе композитор Фасил Әхмәтовның 80 яшьлек юбилее уңаеннан искә алу кичәсе узды. Бу мәктәптә озак еллардан бирле композиторның җәмәгать тәртибендә оешкан музее эшләп килә һәм аны композиторның туганы Россия...

Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 58нче мәктәптә якташыбыз, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Михаил Глинка, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре иясе композитор Фасил Әхмәтовның 80 яшьлек юбилее уңаеннан искә алу кичәсе узды. Бу мәктәптә озак еллардан бирле композиторның җәмәгать тәртибендә оешкан музее эшләп килә һәм аны композиторның туганы Россия Федерациясенең гомуми белем бирү почетлы хезмәткәре, республиканың Каюм Насыйри бүләге лауреаты, мәктәпнең җыр укытучысы Суфия Бәдретдинова җитәкли. Кичәгә Республиканың композиторлар, рәссамнар һәм язучылар союзлары, Мәдәният министрлыгы, Казан консерваториясе вәкилләре, иҗатташ дуслары, туганнары җыелган иде. Кукмарадан килгән кунаклар исеменнән музейга Кукмара күренеше төшерелгән панноны Фасил аганың туганы, Татарстан республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Миннәхмәт Зәкиев тапшырды. Азат Сабитов, Нурислам Галиевлар истәлекләре белән уртаклаштылар, ветеран Наил Рәхимуллин үзенең аһәңле җыры белән кунаклар күңеленә хуш килеп, алкышларга күмелде. Мәктәп укучылары якташыбыз әсәрләреннән төзелгән концерт куйдылар.

фото: https://yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X