Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Казанда алтынчы каттан егылып төшкән баланы аста хәрби егет тотып калган

    Хәрби хезмәткәр Алексей Васильев эштән кайтып килгән вакытта бер йортның 6 катындагы тәрәзә рәшәткәсенә эленеп торган баланы күреп ала һәм тиз арада ярдәмгә ашыга. Бала рәшәткә арасыннан ычкынып китеп, җиргә төшә башлагач, хәрби кеше йөгереп барып, бала төшкән урынга турылап баса һәм сабыйны куллары белән тота. Әнә шулай итеп хәрби...

    Реклама

    Хәрби хезмәткәр Алексей Васильев эштән кайтып килгән вакытта бер йортның 6 катындагы тәрәзә рәшәткәсенә эленеп торган баланы күреп ала һәм тиз арада ярдәмгә ашыга.

    Бала рәшәткә арасыннан ычкынып китеп, җиргә төшә башлагач, хәрби кеше йөгереп барып, бала төшкән урынга турылап баса һәм сабыйны куллары белән тота. Әнә шулай итеп хәрби хезмәткәр 3 яшьлек кызның гомерен саклап кала. Баланың сәламәтлегенә зыян килми. Алексей Васильевның исә кулы сына.

    http://matbugat.ru

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: