Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбер кукмаралылар быелгы май бәйрәмнәрен Төркия һәм Мисырда уздырачак

Кояш үзенең нурларын мулрак сипкән саен, күңел иксез-чиксез киңлекләргә сузылган диңгез буйларына, сәяхәтләргә юл ала. Елның теләсә кайсы вакытында дөнья гизәргә мөмкин, акчаң гына булсын, дисәләр дә, барыбер күп кеше җәйге ялны кулайрак күрә шул. -Кукмаралыларның күбесе быел бай һәм матур табигатьле, нарат, имән, каштан урманы белән капланган таулары, мәңге...

Кояш үзенең нурларын мулрак сипкән саен, күңел иксез-чиксез киңлекләргә сузылган диңгез буйларына, сәяхәтләргә юл ала. Елның теләсә кайсы вакытында дөнья гизәргә мөмкин, акчаң гына булсын, дисәләр дә, барыбер күп кеше җәйге ялны кулайрак күрә шул.

-Кукмаралыларның күбесе быел бай һәм матур табигатьле, нарат, имән, каштан урманы белән капланган таулары, мәңге яшел кипарислар, лавр, тау гөле, йөзем һәм зәйтүн агачлары, үзенең тарихи һәйкәлләре белән дан тоткан Грециягә баруны кулайрак тапты, ахры. Инде гыйнвар аеннан ук җәйге чор өчен юлламаларга бронь ясый башладык, - ди "Элита Трэвэл" туристлык челтәренең туризм буенча эксперты Ильвира Корбангалиева. - Алдан заказ биреп куйган очракта шактый зур гына ташламалар да ясала. Юллама бәяләре исә виза һәм иминиятләүне дә үз эченә ала. Ә менә май бәйрәмнәрен быел кайбер райондашларыбыз Төркия һәм Мисырда уздырырга җыена. 20дән артык райондашыбыз бер атналык юлламалар алды.

"Элита Трэвэл" туристлык челтәре хезмәткәрләре һәр клиентка шәхсән якын килеп эшлиләр, кулай бәядән юлламалар тәкъдим итәләр. Бүгенге көндә бер кешегә бер атналык юлламалар - Мисырга - 12-15 мең, Грециягә - 13 мең, Төркиягә 12-13 мең сум тора. Абхазиягә бер атналык юлламаны (юл, яшәү, туклану, пляждан файдалану кергән) бер кешегә 4900 сумга алырга була. Санкт-Петербург шәһәренә алты көнлек автобус турлары бары тик 9300 сум. Юллама бәясенә юл, яшәү, туклану, "Бөек шәһәр портреты"нда шәһәр буенча, Петропавловск крепосте, Эрмитаж, Изге Петр һәм Павел соборына, җәйге бакчага һәм башка истәлекле урыннарга, шулай ук "Күтәртмә күпер"гә төнге экскурсияләр, гид хезмәте керә. Ике кешелек Европа турларын да бары тик 40 мең сумга алырга мөмкин. Виза мәшәкатьләре өчен дә борчыласы юк - туристлык челтәрендә барысын да санаулы минутлар эчендә хәл итәләр. Шулай ук Крымдагы ял базаларына да юлламаларга заказ бирергә мөмкин. "Бәкер", "Ливадия", Ижминводы", Марий Элдагы "Кленовая гора", Удмуртия республикасында "Варзи ятчи" һәм башка шифаханәләргә дә юлламаларны броньлап куя аласыз.

Узган ел 255 райондашыбыз "Элита Трэвэл" туристлык агентлыгыннан юллама алган. 55е - Гарәп Әмирлекләрендә, 87се - Төркиядә, 78е - Мисырда, шулай ук Тайланд, Кипр һәм Туниста ял иткән.

фото: http://www.alltravel.md/news/20111025-5456.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk