Каратэ белән шөгыльләнүче Кукмара үсмерләре Әлмәттән җиңү белән кайтты
Әлмәт шәһәрендә үсмерләр арасында каратэ киокусинкай буенча республика күләмендәге ачык турнир үткәрелде. Анда 100дән артык яшь спортчы көчләрен сынады. Безнең "Атлант" клубында шөгыльләнүче үсмерләр, уңышлы чыгыш ясап, үзләренең яхшы әзерлекле булуларын күрсәттеләр. Ирек Галләмов (1нче гимназия) беренче урынны яулады. Раил Гыйззәтуллин (4нче мәктәп), Фәргат Гәрәев (Манзарас мәктәбе), Ислам Хәкимҗанов (күппрофильле...
Әлмәт шәһәрендә үсмерләр арасында каратэ киокусинкай буенча республика күләмендәге ачык турнир үткәрелде. Анда 100дән артык яшь спортчы көчләрен сынады. Безнең "Атлант" клубында шөгыльләнүче үсмерләр, уңышлы чыгыш ясап, үзләренең яхшы әзерлекле булуларын күрсәттеләр. Ирек Галләмов (1нче гимназия) беренче урынны яулады. Раил Гыйззәтуллин (4нче мәктәп), Фәргат Гәрәев (Манзарас мәктәбе), Ислам Хәкимҗанов (күппрофильле лицей), Илсаф Исхаков (3нче мәктәп) икенче урыннарга лаек булдылар. Альмир Хөсәенов (4нче мәктәп), Ибраһим Сәмигуллин(Зур Кукмара мәктәбе), Рамир Хуҗин (Манзарас мәктәбе), Нәфис Хәйруллин(3нче мәктәп) - 3 урында. Команда беренчелегендә дә кукмаралылар өченче урын алдылар. Яшь спортчыларыбызны һәм тренерлары - Айдар Борһанов, Илшат Сәмигуллиннарны җиңүләре белән котлыйбыз.
фото: http://www.odnoklassniki.ru/profile/343633453112
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев