Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кадрлар резервы” талантлы яшьләрне көтә

Республикабызның Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык буенча министрлыгы "Татарстан Республикасының иҗадый яшьләре академиясе" иҗтимагый оешмасы белән бергә "Кадрлар резервы" дигән республика проектын тормышка ашыра. Проектның максаты - студентлар үзидарәсе органнары һәм яшьләрнең иҗтимагый берләшмәләре активистларын һәм лидерларын, талантлы яшьләр вәкилләрен укыту, аларның алган белемнәрен республика өчен актуаль идеяләр һәм социаль...

Республикабызның Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык буенча министрлыгы "Татарстан Республикасының иҗадый яшьләре академиясе" иҗтимагый оешмасы белән бергә "Кадрлар резервы" дигән республика проектын тормышка ашыра. Проектның максаты - студентлар үзидарәсе органнары һәм яшьләрнең иҗтимагый берләшмәләре активистларын һәм лидерларын, талантлы яшьләр вәкилләрен укыту, аларның алган белемнәрен республика өчен актуаль идеяләр һәм социаль проектларны тормышка ашыруда куллану өчен шартлар тудыру. Проект идарә һәм оештыру эшчәнлегенә, коммуникабельлек, креатив фикерләү һәм дәлилләү, үзеңне ышанычлы тоту, стрессларга бирешмәчәнлеккә өйрәтүгә юнәлтелгән. Финалистлар һәм катнашучылар республиканың дәүләт власте органнарында, коммерцияле һәм һәм коммерцияле булмаган предприятиеләрдә үтәчәкләр.

Сайлап алу турында катнашу өчен заявкаларны кабул итү 2013 елның 28 ноябренә кадәр Проектның www. rezervrt. ru электрон сайтында башкарыла. Проект дирекциясенең телефоны: (843) 231-81-61.

фото: http://proalmet.ru/news/block-179/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk