Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кәҗә сөтеннән туңдырма?!

Кукмарабызда инде ничә еллар бөтен республикага данлыклы "Кукмара лимонады" җитештерелеп килгәндә, Югары Ослан районы Шеланга авылында кәҗә сөтеннән туңдырма ясарга тотынганнар. Бу эшкә фермер Морат Сираҗин алынган. Туңдырма составында кәҗә сөтеннән тыш бал корты балы, тавык йомыркасы һәм бакча җиләкләре дә кушылыр дип көтелә. Консервантлар һәм башка табигый витаминнарны алмаштыручы...

Кукмарабызда инде ничә еллар бөтен республикага данлыклы "Кукмара лимонады" җитештерелеп килгәндә, Югары Ослан районы Шеланга авылында кәҗә сөтеннән туңдырма ясарга тотынганнар. Бу эшкә фермер Морат Сираҗин алынган. Туңдырма составында кәҗә сөтеннән тыш бал корты балы, тавык йомыркасы һәм бакча җиләкләре дә кушылыр дип көтелә. Консервантлар һәм башка табигый витаминнарны алмаштыручы компонетлар исә кушылмаячак, дип ышандыра фермер. Туңдырма әлегә пластик савытларда, соңыннан вафли стаканнарда җитештереләчәк. Алар ике төрлегә бүленәчәк: сәламәт кешеләр өчен һәм аллергия, шикәр диабеты белән интегүчеләргә шикәре аз микъдарлы. Шулай да мондый туңдырамада кәҗә сөтенең витаминнары саклана аламы? Бу турыда районның баш ветеренары Николай Андреев менә нәрсә диде: "Әгәр файдалы матдәләре сакланмаса кәҗә сөтеннән туңдырма ясарга алынмаслар иде. Фәндә дә кәҗә сөте сыерныкыннан файдалырак дигән караш йөри. Мин үзем дә кәҗә сөтен яратып эчәм", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара кәҗә туңдырма

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X