Иске Юмья янындагы буада 34 яшьлек ир-егет батып үлгән
Кичә, 29 июньдә, Иске Юмья авылы янындагы буада суга батып үлгән 1981 елгы ир-атның мәете табылды, дип хәбәр итте район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. -Әлеге ир-егет Иске Юмья авылыннан. Гаиләсе юк, берьялгызы яши торган була, - ди Рамил Нургалиев. - 27 июнь көнне кич берничә кеше буа янында...
Кичә, 29 июньдә, Иске Юмья авылы янындагы буада суга батып үлгән 1981 елгы ир-атның мәете табылды, дип хәбәр итте район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев.
-Әлеге ир-егет Иске Юмья авылыннан. Гаиләсе юк, берьялгызы яши торган була, - ди Рамил Нургалиев. - 27 июнь көнне кич берничә кеше буа янында кәеф-сафа корып утыралар, спиртлы эчемлекләр кулланалар. Иптәшләре аның ярдан ерак булмаган урында су коенуын күрәләр. Бераздан ул юкка чыга. Аяк киеме булмаганлыктан, аны өенә кайтып киткән, дип уйлыйлар. Әмма икенче көнне дә әлеге ир өендә булмый. Полициянең дежур частенә хәбәр 28 июнь көнне керде. МЧСлар күлне тикшереп чыктылар. Ир-егетнең мәетен 29 июньдә водолазлар тапты.
Сулыклар янында, су коенганда һәркем тиешле кагыйдәләрне үтәсен иде. Шулай ук бер-береңне күз уңында тоту да бәхетсезлек килеп чыгудан саклап калыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев