Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Кенәдә яшәүче тол хатынның хокуклары бозылган

Сугышта катнашкан мәрхүм Илья Петровның тол хатыны Матрена Петрованың торак шартларын яхшырту өчен исәпкә алуны кире кагу турында Поч.Кучук авыл җирлеге башлыгының карары закон кысаларына сыймый - район прокуратурасы үткәргән тикшерү әнә шуны ачыклаган. Матрена Петрова Иске Кенә авылында яши, йортның гомуми мәйданы 116,4 квадрат метр тәшкил итә, торак мәйдан...

Сугышта катнашкан мәрхүм Илья Петровның тол хатыны Матрена Петрованың торак шартларын яхшырту өчен исәпкә алуны кире кагу турында Поч.Кучук авыл җирлеге башлыгының карары закон кысаларына сыймый - район прокуратурасы үткәргән тикшерү әнә шуны ачыклаган. Матрена Петрова Иске Кенә авылында яши, йортның гомуми мәйданы 116,4 квадрат метр тәшкил итә, торак мәйдан - 74,4 квадрат метр. Тол хатын биредә 5 гаилә әгъзасы белән бергә яшәгән. 2013 елның октябрендә йортны һәм җир участогын улына бүләк иткән. Гамәлдәге законнар буенча Матрена Петрова бу бүләк килешүен төзегәнче үк торак шартларын яхшырту өчен исәпкә куелырга тиеш булган, чөнки ул чакта торак урын бер кешегә 12,4 квадрат метр тәшкил иткән, бу нормадан (18 квадрат метр) ким дигән сүз. Бу уңайдан прокуратура Поч. Кучук авыл җирлеге башлыгына протест белдерде, дип хәбәр итте прокурор урынбасары Айрат Рәхимҗанов.

фото: http://sibinform.com/news/social/a5555.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk