Иртәгә, 8 августта мөселманнарның иң зур бәйрәмнәреннән берсе - Ураза гаете билгеләнеп үтәчәк. Кукмара мөхтәсибәте карары нигезендә, бу көнне иртәнге намаз сәгать дүрттә, гает намазы 5 сәгать 30 минутта башланачак. Ике намаз арасында вәгазь булачак. Ураза гаете узган ел 19 августта билгеләнеп үткән иде. Ә беренче тапкыр бу бәйрәмне моннан...
Иртәгә, 8 августта мөселманнарның иң зур бәйрәмнәреннән берсе - Ураза гаете билгеләнеп үтәчәк. Кукмара мөхтәсибәте карары нигезендә, бу көнне иртәнге намаз сәгать дүрттә, гает намазы 5 сәгать 30 минутта башланачак. Ике намаз арасында вәгазь булачак.
Ураза гаете узган ел 19 августта билгеләнеп үткән иде. Ә беренче тапкыр бу бәйрәмне моннан 1389 ел элек, Согуд Гарәбстаны ярымутравында каршы алганнар. Иртәгә исә Ураза бәйрәмен дөнья буйлап мең ярым миллиард мөселман каршылыячак.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев