Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Илдар Хуҗа берьюлы ике пар өйләнешкән игезәкле туйда катнашкан (+ФОТО)

Узган шимбәдә Татарстанда гадәти булмаган туй узды. Яңа Чишмә районы Чаллыбаш авылында туган игезәк егетләр Самат һәм Салават Мөхлисовлар өйләнде. Ә кәләшләр икесе бер сыйныфта укыган. Айгөл Сабирова Мамадыш районы Катмыш авылыннан, ә Илсөя Хуҗина шул ук районның Баскан авылы кызы. Уйлашканнан соң, туйны бер көндә оештырырга булганнар. Банкет өчен...

Узган шимбәдә Татарстанда гадәти булмаган туй узды. Яңа Чишмә районы Чаллыбаш авылында туган игезәк егетләр Самат һәм Салават Мөхлисовлар өйләнде. Ә кәләшләр икесе бер сыйныфта укыган. Айгөл Сабирова Мамадыш районы Катмыш авылыннан, ә Илсөя Хуҗина шул ук районның Баскан авылы кызы.

Уйлашканнан соң, туйны бер көндә оештырырга булганнар. Банкет өчен Чистайдагы ресторанны сайлаганнар. Күрәсең, якын-тирәдә шушы кадәр кунакны сыйдырырлык башка бина табылмагандыр. Банкетка ике кияү һәм ике кәләш ягыннан 120 гә якын кеше җыелган.

"Туй бик күңелле узды", - диде Илдар Хуҗа «Туйлар.ру» хәбәрчесенә. Кәләш Илсөя Хуҗина Илдар Хуҗаның абыйсының кызы.

Матбугат.ру
№ --- | 28.04.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk