Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Игътибар: “Кукмара итекләре” конкурсы башлана

"Хезмәт даны" газетасы һәм "Салават күпере" иҗат берләшмәсе, "Татарстанныкын сайла" дигән акция кысаларында, районыбызда яшәүче киез итек басучыларның хезмәтләрен матбугатта киңрәк яктырту, алар җитештергән продукцияне кулланучыларга җиткерүнең яңа юлларын эзләү максатында, итекчеләргә багышланган шигырьләргә, җыр текстларына, шулай ук итекчеләр хезмәтенә багышланган язмаларга, фоторәсемнәргә, видеоязмаларга " Кукмара итекләре" дигән конкурс игълан...

"Хезмәт даны" газетасы һәм "Салават күпере" иҗат берләшмәсе, "Татарстанныкын сайла" дигән акция кысаларында, районыбызда яшәүче киез итек басучыларның хезмәтләрен матбугатта киңрәк яктырту, алар җитештергән продукцияне кулланучыларга җиткерүнең яңа юлларын эзләү максатында, итекчеләргә багышланган шигырьләргә, җыр текстларына, шулай ук итекчеләр хезмәтенә багышланган язмаларга, фоторәсемнәргә, видеоязмаларга " Кукмара итекләре" дигән конкурс игълан итәләр.

Конкурста катнашучыларның яше чикләнми. Әсәрләрнең элек матбугатта басылмаган булулары шарт. Күләм һәм сан буенча чикләүләр куелмый. Материалларны редакциягә китереп бирергә, хат аша юлларга яки газетаның электрон адресына (hezmat_dani@mail.ru) җибәрергә мөмкин.

Конкурска материаллар 15 декабрьга кадәр кабул ителә. Җиңүчеләргә бүләкләр Нормабаш авылында "Итек" бәйрәмендә тапшырылачак.

фото: http://media.img2.img.wwww.радиоадам.рф/entertainment/5367-izhevskij-zoopark-otkryl-nedelyu-valennoj-mody.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk