Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иң арзан бензин кайда?

Казанда соңгы бер атна эчендә бензин һәм дизель ягулыгына уртача бәяләр төшкән. Хәзер АИ-92ле бензинның бер литрын 32,15 сумга, АИ-95 - 35,12, дизель ягулыгын - 34,03 сумга Шул ук вакытта АИ-80 маркалы бензин бәясе үзгәрешсез калган - 31,3 сум. Идел буе федераль төбәк башкалаларында АИ-92 һәм АИ-95ле бензин бәяләре Уфа,...

Казанда соңгы бер атна эчендә бензин һәм дизель ягулыгына уртача бәяләр төшкән.

Хәзер АИ-92ле бензинның бер литрын 32,15 сумга, АИ-95 - 35,12, дизель ягулыгын - 34,03 сумга Шул ук вакытта АИ-80 маркалы бензин бәясе үзгәрешсез калган - 31,3 сум.

Идел буе федераль төбәк башкалаларында АИ-92 һәм АИ-95ле бензин бәяләре Уфа, Самара, Чебоксар, Йошкар-Олада төшкән, Түбән Новгород, Киров, Саранск, Ижевск, Оренбург, Пермьдә үзгәрешсез калган.

Дизель ягулыгы Түбән Новгород, Уфа, Саранск һәм Оренбургта төшкән.

Идел буе федераль төбәгендә иң арзан АИ-80 маркалы бензин - Саратовта, АИ-92ле бензин һәм дизель ягулыгы - Самарада, АИ-95 маркаласы - Казанда булган.

Иң кыйммәтлесе: АИ-80 - Кировта, АИ-92 һәм АИ-95 - Түбән Новгородта, дизель ягулыгы - Пермьдә.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk