Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Хезмәт даны”ның Кыш бабай һәм Кар кызы якынлашып килүче Яңа ел белән котлый (+фоторепортаж)

Яңа елга да санаулы көннәр калып бара. Күңелләрдә бәйрәм рухы. Кукмарабыз соң, көннән-көн матурлана, аллы-гөлле утларга күмелә бит! Кайсы гына оешманы алсаң да, тирә-юнендә утлар җемелди, кар сыннары үзенә дәшә. Без дә, Кыш бабай белән Кар кызы булып киенеп, сумкабызга бераз күчтәнәчләр салып, бистәбезне урап кайттык. Шунысы сөенечле: кайсы гына...

Яңа елга да санаулы көннәр калып бара. Күңелләрдә бәйрәм рухы. Кукмарабыз соң, көннән-көн матурлана, аллы-гөлле утларга күмелә бит! Кайсы гына оешманы алсаң да, тирә-юнендә утлар җемелди, кар сыннары үзенә дәшә. Без дә, Кыш бабай белән Кар кызы булып киенеп, сумкабызга бераз күчтәнәчләр салып, бистәбезне урап кайттык.

Шунысы сөенечле: кайсы гына оешмага керсәк тә, елмаеп, ачык йөз белән каршы алдылар. Шигырь сөйләүчеләргә, җырчыларга, әлбәттә, бүләкләр дә өләштек. Кыш бабай белән Кар кызын сагынып та өлгергәннәр. Әйе, бер ел вакыт сизелмичә узды да китте шул. Яңа ел бәхет-шатлыклар, сәламәтлек, имин тормыш алып килсен иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk