Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Хезмәт даны”на язылырга ун көн вакыт калды

Сүз подписка турында бара, дуслар. Моңарчы без кызу эш белән мәшгуль булдык: иртә яздан йорт-җирләребезне тәртипкә китереп, бәрәңге-яшелчәләр утырттык, аннан чүп утадык. Мәктәпләрдә чыгарылыш укучыларын БДИларга әзерләделәр, сынаулар башлангач, имтиханнар ничек узар дип, әти-әниләр белән бергә ут йоттылар. Сабантуйларны кайткан кунаклар алдында йөз кызармаслык итеп үткәрү өчен дә нык тырышырга...

Сүз подписка турында бара, дуслар. Моңарчы без кызу эш белән мәшгуль булдык: иртә яздан йорт-җирләребезне тәртипкә китереп, бәрәңге-яшелчәләр утырттык, аннан чүп утадык. Мәктәпләрдә чыгарылыш укучыларын БДИларга әзерләделәр, сынаулар башлангач, имтиханнар ничек узар дип, әти-әниләр белән бергә ут йоттылар. Сабантуйларны кайткан кунаклар алдында йөз кызармаслык итеп үткәрү өчен дә нык тырышырга туры килде. Инде бу мәшәкатьләр артта калды, киләсе яртыеллык өчен рухи азык турында кайгыртыр вакыт җитте. Шушы ун көн эчендә газета-журналларга язылырга өлгермичә, июль аеннан өегезгә "Хезмәт даны" килүдән туктаса, якын дустыгызны югалткан кебек булырсыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Бу көннәрдә район газетасына язылучылар арасында акция дә оештырдык: анда җиңүче ике абунәчебезгә берәр капчык шикәр комы биреләчәк. Ә подписка төгәлләнгәч, редакциягә җибәрелгән анкеталар буенча зур призлар - тузан суыргыч, иттарткыч, үтүк һәм башка көнкүреш товарлары уйнатылачак. Приз ияләренең берсе, бәлки, сез булырсыз! Бәхетегезне сынап карагыз!

Алсу ГАТАУЛЛИНА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk