Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • “Хезмәт даны” газетасы редакциясе подписка чорында иң яхшы эшләгән почтальоннарга истәлек бүләкләре тапшырды

    "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте 2015 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу буенча хат ташучылар һәм почта элемтәсе бүлекчәләре арасында бәйге игълан иткән иде. Аның беренче этабы районнарда үтте. Редакциябез дә подписка чорында иң нәтиҗәле эшләүчеләрне барлап, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Фирая Усманова Поч-Сутер, Важашур халкына хезмәт күрсәтә. Бу авылларда 120 шәхси...

    "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте 2015 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу буенча хат ташучылар һәм почта элемтәсе бүлекчәләре арасында бәйге игълан иткән иде. Аның беренче этабы районнарда үтте. Редакциябез дә подписка чорында иң нәтиҗәле эшләүчеләрне барлап, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.

    Фирая Усманова Поч-Сутер, Важашур халкына хезмәт күрсәтә. Бу авылларда 120 шәхси хуҗалык булса, алар "ТАТМЕДИА" карамагындагы 186 газета-журналлар алдыра. Узган елга караганда үсеш 10,7 процент тәшкил итә. Ә Гөлнара Багапова моңа кадәр Манзарас авылында газеталар таратты, пенсияләр өләште. Моңа кадәр дигәнебез шуңа: Гөлнарабыз декрет ялына чыгып, гыйнвар аенда кыз бала алып кайтты. "Хезмәтемне бик яратам, шуңа авырлы килеш тә 31 декабрьгә кадәр эшләп йөрдем", - диде ул. Яшь парны бу сөенечле вакыйга белән кайнар котлыйбыз.

    Ә почта бүлекчәләре арасындагы бәйгедә пычаклыларга тиңнәр булмады. Бу авыл җирлегендә 206 хуҗалык булса, "ТАТМЕДИА"ның матбугат чараларына, шул исәптән "Хезмәт даны"на 266 кеше язылган.

    -Күпләр үзенә кирәкле мәгълүматны, телевидение тапшыруларыннан, интернеттан ала дисәк тә, газета укучылар да кимеми. Район газетасын да яратып укыйбыз, - диде почта бүлекчәсе җитәкчесе Асия Низамиева, бүләгебезне тапшырырга килгәч.

    Газетабыз турында әйтелгән җылы сүзне без дә үз чиратыбызда бүләк итеп кабул итәбез. Хезмәтегез өчен рәхмәт, хөрмәтле хат ташучылар.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: