Хәдисләр нәсыйхәте
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте: - Дөрестән дә, Аллаһ һәр эшнең йомшаклык һәм игелек белән башкарылуын ярата. (Бохари, Мөслим) - Йомшаклык кайда гына булса да - һәрнәрсәне бизи, ә аның булмавы һәрнәрсәне ямьсезләтә. (Мөслим) - Башка мәхлукларга мәрхәмәтле булмаган кешегә карата Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтле булмас. (Мөслим, Тирмизи) -...
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
- Дөрестән дә, Аллаһ һәр эшнең йомшаклык һәм игелек белән башкарылуын ярата. (Бохари, Мөслим)
- Йомшаклык кайда гына булса да - һәрнәрсәне бизи, ә аның булмавы һәрнәрсәне ямьсезләтә. (Мөслим)
- Башка мәхлукларга мәрхәмәтле булмаган кешегә карата Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтле булмас. (Мөслим, Тирмизи)
- Бәхәсләшмәгез, башкалардан көлмәгез һәм үти алмаслык вәгъдәләр бирмәгез. (Тирмизи)
- Аллаһы Тәгалә сезнең кыяфәтегезгә дә, мал-мөлкәтегезгә дә карамый. Ул сезнең йөрәкләрегезгә һәм кылган гамәлегезгә карый. (Бохари)
- Җиңеләйтегез һәм катлауландырмагыз, шатландырыгыз һәм нәфрәтләндермәгез. (Бохари, Мөслим)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев