Гүзәлем белән Салават Миңнеханов “Доширак” ашый башлаган
Cалават Миңнехановның инстаграммында соңгы вакытта ризыклардан "Доширак" та, күкәй тәбәсе генә күренә. "Шәһри Казан" хәбәрчесе җырчыдан моның сәбәбен сораган: - Гастрольләр белән вакытыгыз тар, күрәмсең. Ә буш вакытта, Гүзәлем сезне нинди тәм-томнар белән сыйлый? Салават болай җавап биргән: - Ул "Доширак" дигәнегез Чаллыда ашалды. Без юлдан килгән, арыган кешеләр, тамак...
Cалават Миңнехановның инстаграммында соңгы вакытта ризыклардан "Доширак" та, күкәй тәбәсе генә күренә.
"Шәһри Казан" хәбәрчесе җырчыдан моның сәбәбен сораган:
- Гастрольләр белән вакытыгыз тар, күрәмсең. Ә буш вакытта, Гүзәлем сезне нинди тәм-томнар белән сыйлый?
Салават болай җавап биргән:
- Ул "Доширак" дигәнегез Чаллыда ашалды. Без юлдан килгән, арыган кешеләр, тамак ач, ә шәһәрдә бер генә кафе да эшләми. Шунда кибеткә кердек тә, "Доширак" алырга булдык. Студентлар гына андый әйберне күреп туйган, безгә тансык бит ул. Ә болай мин барлык ризыкларны да ашыйм. Иң мөһиме хәләл булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев