Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Гашыйк парның үле гәүдәләре табылган

    Әлмәт шәһәрендәге фатирларның берсендә 33 яшьлек ир белән аның 38 яшьлек гражданлык хатынының үле гәүдәләре табылган. Бу турыда "Эфир-24" каналы хәбәр итә. Ир-ат эшкә килми, телефон звонокларына җавап бирми башлагач, хезмәттәшләренең берсе полициягә хәбәр итә. Тәртип саклау бүлеге хезмәткәрләре МЧС белән берлектә квартир ишеген ватып кереп, ир белән хатынны үле...

    Әлмәт шәһәрендәге фатирларның берсендә 33 яшьлек ир белән аның 38 яшьлек гражданлык хатынының үле гәүдәләре табылган. Бу турыда "Эфир-24" каналы хәбәр итә. Ир-ат эшкә килми, телефон звонокларына җавап бирми башлагач, хезмәттәшләренең берсе полициягә хәбәр итә. Тәртип саклау бүлеге хезмәткәрләре МЧС белән берлектә квартир ишеген ватып кереп, ир белән хатынны үле килеш табалар. Аларның гәүдәләрендә җәзалау эзләре күренми. Алар сөрем газы яки алкоголь белән агуланган булырга мөмкин. Фаҗига булган көннең алдында аларда кунаклар булуы да соңгы фаразны раслый, бу турыда күршеләре хәбәр итә. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, фаҗиганың сәбәпләрен ачыклау максатында мәетләрнең гәүдәләре экспертизага җибәрелгән.

    Чыганак: http://prokazan.ru/news/view/99552/q

    фото: http://begin-online.ru/news/Policija-nakryla-v-Ekaterinburge-shodku-kriminalnyh-avtoritetov

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: