Хәбәрләр

Филүс Каһиров улының туган көнен кайда үткәргән?

Шушы көннәрдә җырчы Орловка бистәсеннән бакча алган. Әлеге шатлыклы хәбәрне Филүс безнең белән дә уртаклашты. - Казанда үз өем белән тору күптәнге хыялым иде. Йорт төзеп чыкмасам да, бакча алып җибәрдем әле. 5 сутый җире, мунча һәм өе бар. Көне буе шәһәр ыгы-зыгысында йөреп арыгач, шунда кайтабыз. Шушы көннәрдә улыбыз...

Шушы көннәрдә җырчы Орловка бистәсеннән бакча алган. Әлеге шатлыклы хәбәрне Филүс безнең белән дә уртаклашты.

- Казанда үз өем белән тору күптәнге хыялым иде. Йорт төзеп чыкмасам да, бакча алып җибәрдем әле. 5 сутый җире, мунча һәм өе бар. Көне буе шәһәр ыгы-зыгысында йөреп арыгач, шунда кайтабыз. Шушы көннәрдә улыбыз Айдарның туган көнен дә бакчада зурлап үткәрдек. Аңа 1 яшь тулды, - дип сөйләде җырчы Intertat.ru хәбәрчесенә.

чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=11905

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев