Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эшмәкәрләр өчен "Лизинг-грант" программасы

Республикабызның Икътисад министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган "Лизинг-грант" программасы буенча конкурска документлар кабул итү дәвам итә. Конкурска сайлап алу тәртибе белән әлеге министрлыкның рәсми сайтында "Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм ярдәм итү", "Эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасы", "Лизинг-грант" программасы" бүлекләрендә танышырга мөмкин. Шуны әйтергә кирәк: әлеге программада каралган чараларның 30 процентын...

Республикабызның Икътисад министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган "Лизинг-грант" программасы буенча конкурска документлар кабул итү дәвам итә. Конкурска сайлап алу тәртибе белән әлеге министрлыкның рәсми сайтында "Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм ярдәм итү", "Эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасы", "Лизинг-грант" программасы" бүлекләрендә танышырга мөмкин.
Шуны әйтергә кирәк: әлеге программада каралган чараларның 30 процентын авыл эшмәкәрләренә, гаилә хуҗалыкларын үстерүгә бирү күздә тотыла. Үзебезнең һәм чит илләрдә җитештерелгән техника һәм җиһазлар лизингка 1-5 елга биреләчәк. Лизинг килешүе буенча түләүләр субсидияләнә.
Субсидияләр түбәндәге тәртиптә бирелә:
-конкурска заявка биргән вакытка теркәлү сроклары 1 елдан кимрәк булган эшмәкәрлек субъектларына - лизинг килешүенең 45 проценты күләмендә, әмма 1 миллион сумнан артык түгел;
-конкурска заявка биргән вакытка теркәлү сроклары 1 елдан артык булган эшмәкәрлек субъектларына - лизинг килешүенең 30 проценты күләмендә, әмма 3 миллион сумнан артык түгел.
Әлеге программада хезмәткәрләре 250 кешедән артмаган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары, шул исәптән крестьян (фермер) хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары катнашырга хокуклы.
Сораулар белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының эшмәкәрлекне яклау Департаментының финанс-хокук консультацияләре бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефоны: 8 (843) 524-90-90, адресы: 420021, Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт.

фото: http://info.tatcenter.ru/article/103806/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X