Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Энергетик эчемлеген рекламалаучы поезд астына кергән

Энергетик эчемлекләр хәл кертә, көч бирә, дип аны кулланучылар күп хәзер. Табиблар мондый эчемлекләрнең бик зыянлы булуын, организмны көчләү икәнен раслап торсалар да, бигрәк тә яшьләр аны эчүдән баш тартмыйлар, аеруча имтиханнар вакытында кулланалар, дип яза vesti.ru сайты. Америка Кушма Штатларының танылган актеры һәм фитнес буенча тренеры Грег Плитт энергетик...

Энергетик эчемлекләр хәл кертә, көч бирә, дип аны кулланучылар күп хәзер. Табиблар мондый эчемлекләрнең бик зыянлы булуын, организмны көчләү икәнен раслап торсалар да, бигрәк тә яшьләр аны эчүдән баш тартмыйлар, аеруча имтиханнар вакытында кулланалар, дип яза vesti.ru сайты. Америка Кушма Штатларының танылган актеры һәм фитнес буенча тренеры Грег Плитт энергетик эчемлеккә реклама төшерүдә катнашкан. Калифорния штатындагы Бербанк шәһәрендә булган бу хәл. Актер, бу эчемлекне йоткач, поездны узып китә алачагын расламакчы булган, барлык көченә поезд алдыннан йөгергән. Суперменга әверелгән, янәсе. Яшь, асыл ир шулай итеп тимер тәгәрмәчләр астына эләгеп, һәлак булган. Могҗизалар булмый шул, кирәкме икән энергетик эчемлекнең көченә ышану?

фото: http://qbici.ru/eda/energeticheskie-napitki-fakty-i-ne-tolko/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk