Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дәвалау чаралары турында белешмәләр биреләчәк

Татарстан медицина иминият фонды хәбәр итүенчә, агымдагы елның сентябреннән Татарстан Республикасы медицина учреждениеләре күрсәтелгән медицина ярдәме бәясе турында пациентларга белешмәләр бирә башлады. Белешмәләр бирү Россия Федерациясе Президентының мәҗбүри медицина иминияте системасына иминләштерелгән затларга шәхси мәгълүмат бирүнең яңа рәвешен кертү турындагы йөкләмәсен үтәү кысаларында гамәлгә ашырыла. Россия Федерациясенең 9 субъекты, шул...

Татарстан медицина иминият фонды хәбәр итүенчә, агымдагы елның сентябреннән Татарстан Республикасы медицина учреждениеләре күрсәтелгән медицина ярдәме бәясе турында пациентларга белешмәләр бирә башлады.

Белешмәләр бирү Россия Федерациясе Президентының мәҗбүри медицина иминияте системасына иминләштерелгән затларга шәхси мәгълүмат бирүнең яңа рәвешен кертү турындагы йөкләмәсен үтәү кысаларында гамәлгә ашырыла. Россия Федерациясенең 9 субъекты, шул исәптән Татарстан Республикасы да, алда атап үтелгән мәгълүмат бирү системасын гамәлгә ашыру буенча эксперименталь мәйданчыкка әверелде. Калган регионнарда белешмәләр бирү киләсе елдан планлаштырыла.

Сынау проектында республиканың 65 медицина оешмасы катнаша башлады, ә 1 ноябрьдән Татарстанның медицина иминият полисы буенча медицина ярдәме күрсәтүче барлык поликлиникалары һәм сырхауханәләре пациентларга дәвалау хакы турында мәгълүмат бирергә тиеш. Әлеге тәртип нигезендә һәр пациент, стационарда яисә амбулатор учреждениедә дәвалану тәмамланганнан соң кирәкле медицина документациясеннән һәм сырхауханәдә авыру чорына бирелгән документтан (больничный листтан) гайре, дәвалау вакытында алынган медицина хезмәт күрсәтүләре хакы турында белешмә алачаклар.

Поликлиникаларда белешмә, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң иминләштерелгән зат мөрәҗәгать итсә, регистратурада бирелә, ә стационарда -стационар авыруның медицина картасыннан өземтә белән бер үк вакытта бирелә. Белешмәдә дәвалау чоры һәм хакы күрсәтелә. Бу белешмә финанс документы түгел, ул мәгълүмат бирү характерында гына була, аның буенча һәр пациентмедицина иминият полисы буенча үзен дәвалау дәүләткә күпмегә төшкәнне белә алачак.

Өстәмә сораулар килеп туганда яисә күрсәтелгән медицина ярдәменең соңгы хакын төгәлләштерү теләге булганда, үзегезнең иминләштерүче компаниягезгә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез, аның телефон номеры медицина иминият полисында күрсәтелгән.

Шунысын ассызыкларга кирәк, белешмә хәбәр итү характерында гына һәм гражданнар анда күрсәтелгән дәвалау хакын үз акчаларыннан түләргә тиеш түгел.

фото: http://novchronic.ru/print9678.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk