Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дәваханәдә табибларга чиратка электрон юл белән язылачакбыз

Үзәк район дәваханәсендә авыруларны табибка чиратка алдан электрон язылу системасын кертү бара. Хәзерге вакытта барлык диярлек табибларга электрон кабул итү графигы төзелгән. Поликлиникадагы электрон чират терминалы ярдәмендә, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү буенча uslugi.tatar.ru порталы яисә смартфоннан "Услуги РТ" мобиль кушымтасы аша да язылырга мөмкин. Әгәр табибка чиратка...

Үзәк район дәваханәсендә авыруларны табибка чиратка алдан электрон язылу системасын кертү бара. Хәзерге вакытта барлык диярлек табибларга электрон кабул итү графигы төзелгән. Поликлиникадагы электрон чират терминалы ярдәмендә, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү буенча uslugi.tatar.ru порталы яисә смартфоннан "Услуги РТ" мобиль кушымтасы аша да язылырга мөмкин.

Әгәр табибка чиратка язылып, тиешле вакытка килә алмыйсыз икән, язылуыгызны алдан ук юкка чыгарыгыз. Сезнең урынга башка авыруларга язылырга мөмкинлек бирегез. Uslugi.tatar.ru порталы аша язылу өчен сезгә иң элек теркәлергә һәм,"Шәхси кабинет"ка күчеп, медицина полисы мәгълүматларын өстәргә кирәк. Аннары "Главная страница"га күчеп, "Здравоохранение" бүлегенә керергә һәм табибка язылырга була. Медицина полисы белән катлаулылыклар килеп чыкса, дәваханәгә, үзегез теркәлгән участокка мөрәҗәгать итегез.

фото: http://ip217-18.mmsn.ru/economics/2013/08/14/?newsid=52690

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X