Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чыршы бизәр чак җитә (дәүләт инспекторлары киңәшләре)

Яңа ел бәйрәмен без мандаринсыз, ак карсыз, бизәлгән чыршысыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Күптән көткән кар да яуды, сәүдә нокталарына без яраткан яфраклы мандариннар чыкты. Чыршы алып чыршы сайлаганда бизисе генә калды. "Россельхознадор"ның дәүләт инспекторларының кайбер киңәшләрен тоту зыян итмәс. Мөдәрис ФӘТТАХОВ: -Чыршыны теләсә кайдан сатып алмаска кирәк. Яңа...

Яңа ел бәйрәмен без мандаринсыз, ак карсыз, бизәлгән чыршысыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Күптән көткән кар да яуды, сәүдә нокталарына без яраткан яфраклы мандариннар чыкты. Чыршы алып чыршы сайлаганда бизисе генә калды.

"Россельхознадор"ның дәүләт инспекторларының кайбер киңәшләрен тоту зыян итмәс.

Мөдәрис ФӘТТАХОВ:

-Чыршыны теләсә кайдан сатып алмаска кирәк. Яңа ел бәйрәме өчен дип безнең урманчылар да аны махсус үстерә. Соңгы елларда чүлмәккә утыртылганнары да киң кулланышка керә башлады.

Кайбер чыршы, наратларга корткыч бөҗәкләр ияләшергә мөмкин. Җепсел тукымаашар (еловый лубоед), мыеклач коңгыз һәм башка шундый корткычлар агачларга куркыныч тудыра. Алар кәүсә нематоды авыруы таратырга мөмкин.

Рифкать ГАЛИМУЛЛИН:

-Кайберәүләр чыршы ничек авыру тарата алсын инде дип ышанмас та. Үз йортлары белән яшәүчеләр бәйрәмнән соң аны бакчаларына чыгарып ата, яз ахырына кадәр шунда тота икән, чыршыда яки наратта корткычлар булганда ул башка агачларга күчә. Мондый хәл килеп чыкмасын дисәк, чыршыны чүп савытына ташларга яки мичтә яндырырга кирәк тә инде.

"Россельхознадзор" белгечләре ылыслы агачлар белән сату итәргә уйлаучыларга кичекмәстән тиешле документларны рәсмиләштереп, сатып алучыларга бары тик сыйфатлы чыршылар гына тәкъдим итәргә киңәш бирә.

фото: http://every-holiday.ru/b287/Kak_ukrasitq_elku_na_Novyj_god_2014

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk