Чернышевский урамы ремонтлана
Кукмараның үзәк урамнарының берсе булган Чернышевский урамында көн әйләнәсендә транспорт йөреп тора. Әлеге урам юлы күптәннән ремонт сорый иде инде. Яз көне чокыр-чакырларга "Чиста шәһәр" оешмасы көче белән ясалган вак-төяк ремонт кына шуның кадәр машина ташкынына ничек түзсен соң? Ниһаять, әлеге урамга кичә Балтачның МДСУ-1 оешмасы асфальт җәя башлады. -Иң...
Кукмараның үзәк урамнарының берсе булган Чернышевский урамында көн әйләнәсендә транспорт йөреп тора. Әлеге урам юлы күптәннән ремонт сорый иде инде. Яз көне чокыр-чакырларга "Чиста шәһәр" оешмасы көче белән ясалган вак-төяк ремонт кына шуның кадәр машина ташкынына ничек түзсен соң? Ниһаять, әлеге урамга кичә Балтачның МДСУ-1 оешмасы асфальт җәя башлады.
-Иң элек юлның чокыр-чокырларын тигезләп чыктык, аннан соң сумала сиптердек, хәзер шуның өстенә тиешле калынлыкта асфальт җәябез, эшебез бөтен таләпләргә туры китереп эшләнелә,- диләр Балтач юлчылары.
+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев