Өч татарстанлы география буенча бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган
11 сыйныф укучыларының беренче имтихан нәтиҗәләре билгеле булды. Өч татарстанлы география буенча бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган, рус әдәбияты буенча - 2 укучы. Гомумән, бу фәннәр буенча нәтиҗәләр яхшырган. Шулай итеп, географиядән уртача балл 2,6 процентка арткан (2014 елда - 64,73, 2015 елда - 67,33). 2014 ел белән чагыштырганда,...
11 сыйныф укучыларының беренче имтихан нәтиҗәләре билгеле булды. Өч татарстанлы география буенча бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган, рус әдәбияты буенча - 2 укучы.
Гомумән, бу фәннәр буенча нәтиҗәләр яхшырган. Шулай итеп, географиядән уртача балл 2,6 процентка арткан (2014 елда - 64,73, 2015 елда - 67,33).
2014 ел белән чагыштырганда, бу фәннәр буенча минималь балл җыя алмаучылар саны да кимегән. Әгәр 2014 елда рус әдәбияты буенча андыйлар 20 булса (2,15 процент), быел - 6, 2014 елда географиядән 9 укучы (3,18 процент)минималь балл җыя алмаган, быел - 6 (2,42 процент) .
чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/439155.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев