Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бәйрәмдә почта ничек эшли?

    Ноябрьдәге бәйрәм көннәрендә Россия почтасы башка төрле график буенча хезмәт күрсәтәчәк. "Татарстан почтасы" идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 3 һәм 5 ноябрьдә - бәйрәм алды көннәрендә почта бүлекчәләренең эш көне 1 сәгатькә кыскарак булачак. 4 ноябрьдә - Халыклар бердәмлеге көнендә барлык почта бүлекләре дә эшләмиячәк. 6 ноябрьдә исә (10:00-14:00 сәгатьләрдә), Казанда бер...

    Ноябрьдәге бәйрәм көннәрендә Россия почтасы башка төрле график буенча хезмәт күрсәтәчәк.

    "Татарстан почтасы" идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 3 һәм 5 ноябрьдә - бәйрәм алды көннәрендә почта бүлекчәләренең эш көне 1 сәгатькә кыскарак булачак. 4 ноябрьдә - Халыклар бердәмлеге көнендә барлык почта бүлекләре дә эшләмиячәк. 6 ноябрьдә исә (10:00-14:00 сәгатьләрдә), Казанда бер генә почта бүлеге хезмәт күрсәтәчәк. Ул Кремль урамы 8 йорт адресы буенча урнашкан.

    Реклама

    Вакытлы матбугат басмалары һәм почта аша җибәрелгән башка төр әйберләр 4 һәм 6 ноябрьдә таратылмый. 7 ноябрьдә барлык почта бүлекләре дә гадәти график буенча эшләячәк.

    http://intertat.ru

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: