Буада Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләү туктатылган
Буа районында Петровский бистәсе имам-хатыйбы Сөләйман хәзрәт Зариповны һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданины шәех Хуҗа Әбде Наҗи Әлдимне эзләү туктатылган. Алар 7 февральдә юкка чыккан иде - 57 яшьлек имам һәм аның 67 яшьлек юлдашыннан 11 көн дәвамында бернинди дә хәбәр юк. Аларның Саранскидан Казанга кайтышлары иде. Соңгы тапкыр Сөләйман...
Буа районында Петровский бистәсе имам-хатыйбы Сөләйман хәзрәт Зариповны һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданины шәех Хуҗа Әбде Наҗи Әлдимне эзләү туктатылган. Алар 7 февральдә юкка чыккан иде - 57 яшьлек имам һәм аның 67 яшьлек юлдашыннан 11 көн дәвамында бернинди дә хәбәр юк.
Аларның Саранскидан Казанга кайтышлары иде. Соңгы тапкыр Сөләйман хәзрәт һәм аның юлдашын Буа районы Иске Суыксу авылында күргәннәр. Алар авыл мәчетенә кереп намаз укыган.
Ирекле эзләүчеләрдән торган төркем Буа районындагы басу-кырларны, урманнарны йөреп чыккан. Шуңа да райондагы эзләү эшен туктатырга булганнар. Бу хакта "БИЗНЕС Online"га Казанның элеккеге имам-мөхтәсибе, Идел буе һәм Вахитов районы мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов җиткергән. Хәзер штаб Казанда - Мәрҗани мәчетендә генә калдырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев