Болытлар әлегә Кукмарадан китәргә җыенмый
Көннәр буе койган яңгырлардан соң, ниһаять, җир дымга туенды бугай. Әмма болытлар безнең тирәдән китәргә җыенмый әле: иртәгә аз болытлы һава сакланачак, әмма синоптиклар явым-төшем вәгъдә итми. Берсекөнгә, ягъни чәршәмбедә көн аяз булачак. Алай да зонтикларыгызны өйдә калдырырга ашыкмагыз: иртә-кичен яңгыр явуы көтелә. Температурага килгәндә, көндезләрен 17-18 градус, төннәрен 8-9...
Көннәр буе койган яңгырлардан соң, ниһаять, җир дымга туенды бугай. Әмма болытлар безнең тирәдән китәргә җыенмый әле: иртәгә аз болытлы һава сакланачак, әмма синоптиклар явым-төшем вәгъдә итми. Берсекөнгә, ягъни чәршәмбедә көн аяз булачак. Алай да зонтикларыгызны өйдә калдырырга ашыкмагыз: иртә-кичен яңгыр явуы көтелә. Температурага килгәндә, көндезләрен 17-18 градус, төннәрен 8-9 градус булачак. Туйдырды инде бу елак көннәр, дияргә куркыта, никадәр көтәргә туры килде бит.
фото: http://www.chitalnya.ru/work/829546/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев