Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Болгарда “Милләт” балалар лагере эшләячәк

26 июльдән 5 августка кадәр Болгарда "Милләт" белем бирү-сәламәтләндерү балалар лагере эшләячәк. Анда Россия төбәкләреннән, шулай ук Финляндиядән 8-16 яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр килер дип көтелә. "Милләт" лагереның максаты - балаларны шәхес итеп тәрбияләү, әхлакый яктан үстерү, аларның сәләтләрен ачу. Лагерь программасында татар, төрек һәм гарәп телләрен өйрәтү каралган. Балалар...

26 июльдән 5 августка кадәр Болгарда "Милләт" белем бирү-сәламәтләндерү балалар лагере эшләячәк. Анда Россия төбәкләреннән, шулай ук Финляндиядән 8-16 яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр килер дип көтелә. "Милләт" лагереның максаты - балаларны шәхес итеп тәрбияләү, әхлакый яктан үстерү, аларның сәләтләрен ачу.

Лагерь программасында татар, төрек һәм гарәп телләрен өйрәтү каралган. Балалар музейларга барачак, археологик казу эшләре белән танышачак. Шулай ук алар өчен мастер-класслар, тренинглар, күренекле шәхесләр белән очрашулар, спорт чаралары уздыру ниятләнә.

"Милләт" балалар лагерен "Милләт" яшьләр үзәге "Ярдәм" фонды белән берлектә оештыра. Анда катнашуга гаризалар 20 июльгә кадәр кабул ителә.
"Татар-информ" МА материаллары буенча

чыганак: http://mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk