Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Без булдырабыз!” республикакүләм җыр конкурсында өч призлы урынны кукмаралылар алды (+ФОТО)

Яр Чаллы шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр арасында 8нче ресбуликакүләм "Без булдырабыз!" җыр һәм сәнгать конкурсы узды. Кукмаралылар "Аерым башкаручылар" номинациясендә катнашып, бик матур чыгыш ясап, призлы урыннарга лаек булдылар. Кукмара сәнгать мәктәбе укучылары: Диләрә Кәшәпова-2нче, Илүзә Хәбибуллина 3нче дәрәҗә урын яуладылар. Җитәкчеләре - Кукмара сәнгать мәктәбе укытучысы Зөлфия...

Яр Чаллы шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр арасында 8нче ресбуликакүләм "Без булдырабыз!" җыр һәм сәнгать конкурсы узды. Кукмаралылар "Аерым башкаручылар" номинациясендә катнашып, бик матур чыгыш ясап, призлы урыннарга лаек булдылар. Кукмара сәнгать мәктәбе укучылары: Диләрә Кәшәпова-2нче, Илүзә Хәбибуллина 3нче дәрәҗә урын яуладылар. Җитәкчеләре - Кукмара сәнгать мәктәбе укытучысы Зөлфия Шәймарданова. Шулай ук якташыбыз, Вахит авылы егете, хәзерге вакытта Казан мәдәният һәм сәнгать институтында белем алучы Нияз Кәримуллин 1нче дәрәҗә урынга лаек булды. Җитәкчесе - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алсу Еникеева. Райондашларыбызны чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

1нче урынны алган егетебез Нияз Кәримуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk