Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Беренче яртыеллыкта районда 173 җинаять теркәлгән

    Беренче яртыеллыкта районда 173 җинаять теркәлде, аларның 5се - аеруча авыр җинаять, 18е - авыр җинаять, дип хәбәр итте прокурор урынбасары Ришат Сәмигуллин. Җинаятьчелек узган елның шушы чоры белән чагыштырганда кимесә дә (ул чорда 213 булган), авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең кайбер төрләре арткан. Аларның сәбәбе күп очракта гаиләдә спиртлы...

    Беренче яртыеллыкта районда 173 җинаять теркәлде, аларның 5се - аеруча авыр җинаять, 18е - авыр җинаять, дип хәбәр итте прокурор урынбасары Ришат Сәмигуллин. Җинаятьчелек узган елның шушы чоры белән чагыштырганда кимесә дә (ул чорда 213 булган), авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең кайбер төрләре арткан. Аларның сәбәбе күп очракта гаиләдә спиртлы эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә туган ызгышларга килеп тоташа. Шулай ук фатирлардан урлаулар, талаулар арткан. Транспорт чарасын урлауның ике очрагы булган. Дәүләт хезмәте мәнфәгатьләренә каршы 4 җинаять кылынган. Җәмәгать урыннарында кылынган 32 җинаятьнең 27се - Кукмарада һәм авыл җирлекләрендә: Зур Кукмарада - 2, Кәркәүч, Олыяз, Урта Комарда -1әр теркәлгән.

    Реклама

    фото http://www.bpages.ru/news/300081.html

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: